Мөфти вәкилләре Әгерҗе һәм Менделеевск районнарына эшлекле сәфәр кылды

19 август 2015 ел 10:51

Кичә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әгерҗе һәм Менделеевск районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Сәфәр кысаларында  хәзрәтләр районнардагы үзәк мәчетләрдә, шулай ук бай тарихлы Иж-Буби авылындагы мәчеттә булдылар. Алар Әгерҗе районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатин һәм Менделеевск районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм аларның урыбасарлары белән аерым очрашулар үткәрде,  дини эшләрне алып бару хакында фикерләштеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Менделеевск района мухтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев Ш. Мәрҗани йортынада урнашачак ислам музеена татар шамаилен бүләк итеп бирде. Мәгълүм булганча, иң беренчеләрдән булып мөфти хәзрәтләре бу уңайдан үрнәк күрсәтте, аннары исә башка дин әһелләре дә зур рухи кыйммәткә ия мирасыбызны барлауга кереште һәм татар шамаилләрен музейга тапшыра башладылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана