Мөфти Биектау имамнары белән очрашты

19 август 2015 ел 16:33

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау районында булды. Район башлыгы Рөстәм Калимуллин катнашында хакимиятнең кабул итү бүлмәсендә имамнар җыелышы уздырылды. Очрашу вакытында сүз дини эшләр, Корбан бәйрәменә әзерлек хакында барды.

Мөфти хәзрәтләре дини-әхлакый тәрбия бирүдә һәм ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүдә ярдәм күрсәткән өчен  район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Җыелыштан соң Камил хәзрәт урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм район имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән бергә Биектауда төзелеп килүче  мәдрәсә төзелешен карады. Яңа мәдрәсә якын арада ачылыр дип көтелә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана