Мөфти урынбасарлары Әтнә мөхтәсибәтендә булдылар

21 август 2015 ел 09:43

20 августта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әтнә районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында хәзрәтләр райондагы үзәк мәчеттә, шулай ук бай тарихлы урыннарда  булдылар.

Район мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгыйтов  һәм авылларда эшләүче имамнар белән очрашулар үткәрделәр,  дини эшләрне алып бару хакында фикерләштеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы мәчете урнашкан. Әлеге  иман йорты 1769 елда Мәрҗани мәчетенә кадәр салынган. Ул Казан ханлыгы җимерелгәч төзелгән беренче таш мәчет.  Шулай ук Әтнәдә борынгы зират бар. Хәзрәтләр әлеге тарихи урыннарны зиарәт кылдылар, догалар кылдылар.

Шулай ук район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгыйтов Ислам музее фондына 20нче гасыр ахыры шамаилен бүләк итте.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана