"Ак мәчет" мәдрәсәсендә абитуриентлар өчен укулар узды

24 август 2015 ел 10:51

Чаллыдагы «Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга керергә теләүче абитуриентлар өчен курслар тәмамланды. Берничә көн дәвамында Татарстан районнарыннан һәм Башкортстаннан килгән абитуриентлар мәдрәсә, уку тәртипләре белән таныштылар. Алар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр оештырылды.

«Ак мәчет» мөселман дини оешмасы - урта һөнәри дини белем бирү уку йорты яңа уку елына укырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә. Мәдрәсә Татарстан Мәгариф министрлыгының лицензиясе нигезендә имам-хатыйблар, Ислам нигезләре, ислам фәннәре, гарәп теле мөгаллимнәрен әзерли. Мәдрәсәдә Мәдинә Ислам университеты, Каһирәдәге "Әл-Әзһар" университеты кебек дәрәҗәле дини уку йортларында, Россия вузларында белем алган, югары дини һәм дөньяви белемгә ия мөгаллимнәр укыта.

Мәдрәсәдә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре эшли.

Көндезге бүлек. Мәдрәсәгә төп гомуми белемгә ия егетләр кабул ителә. Уку вакыты – 3 ел. Уку вакытында армиядә хезмәт итү кичектерелеп тора. 20 августта кабул итү курслары уздырыла. Дәресләр 1 сентябрьдән башлана.

Кичке бүлек. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Ир-атлар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрне кичке сәгать алтыдан (18.00) тугызга (21.00) кадәр, хатын-кызлар шимбә, якшәмбе көннәрендә көндезге сәгать уникедән (12.00) дүртенче яртыга (15.30) кадәр укый. Уку вакыты – 4 ел. Дәресләр 1 октябрьдән башлана. Документлар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Читтән торып уку бүлеге. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Кышкы сессия: ир-атлар өчен 20 декабрьдән 31 декабрьгә, хатын-кызлар өчен 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр. Җәйге сессия: ир-атлар өчен 20 майдан 31 майга, хатын-кызлар өчен 1 июньнән 10 июньгә кадәр. Уку вакыты – 4 ел. Документлар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Мәдрәсәдә уку һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган уку класслары, ашханә, спортзал, китапханә, юыну бүлмәләре, намаз уку залы һәм тулай торак – болар барысы да бер бинада. Укучыларны көненә өч тапкыр ашату, кич белән ял итү, спорт уеннары, төрле кичәләр, конкурслар, табигатькә чыгып ял итүләр оештырыла.

Мәдрәсәне тәмамлаучыларга ТР МДН дипломнары тапшырыла.

Укырга килүчеләргә түбәндәге документлар белән килү шарт:

1) директор исеменә гариза (балигъ булмаганнарга ата-аналары исеменнән дә);

2) паспорт (төп нөсхәсе һәм ксерокопия);

3) урта белем (яисә IX, X класс белем) турында аттестат;

4) фотосурәт (3х4 см), 4 данә;

5) медицина белешмәсе (086 У формасы);

6) хезмәт кенәгәсе (мәктәпне тәмамлаганнан соң эшләүчеләр өчен).

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (8552) 38-67-02 (директор), +7 (8552) 38-86-33 (вахта).

Безнең адрес: 423810 Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 12 нче йорт (Яңа шәһәр, 2/14 йорт). Мәдрәсә сайты: www.akmechet.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана