2 ноябрьдә ТР МДН игълан иткән “Татар дини мирасы” конкурсының икенче этабы уздырыла

30 октябрь 2015 ел 10:00

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “2015 ел – Татар дин галимнәре елы” кысаларында “Татар дини мирасы” фәнни эшләр конкурсы игълан иткән иде. 2 ноябрьдә көндезге сәгать 13 тә РИУда конкурска үз эшләрен тәкъдим итүчеләр катнашында икенче этап уздырыла.

Исегезгә төшерәбез: конкурс югары сыйныф укучылары, дини белем бирүче уку йортлары шәкертләре, дөньяви белем бирүче урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелә. Максаты – яшьләрне татар дин әһелләре мирасына, аларның хезмәтләрен өйрәнүгә җәлеп итү,  районнардагы татар дин әһелләре мирасын барлау, яшьләрдә ватанпәрварлык, толерантлык кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Конкурс ике этапта уза:

- тәкъдим ителгән фәнни эшләрне читтән торып сайлау (01.09.2015- 31.09.2015);

- РИУда көзге каникуллар вакытында икенче сайлап алу туры уздырыла.

Җиңүчеләр Мәүлид бәйрәме көнне (декабрь, 2015 ел)  игълан ителә.

Шунысын да искәртәбез, әлеге конкурска кайбер эшләр алдан билгеләнгән шартлардан тыш та  кабул ителә ала иде, чөнки кызыксынучылар арасында шактый өлкән яшьтәге кешеләр дә бар.

Конкурсны оештыручылар - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам университеты.

Конкурс нигезнамәсе түбәндә беркетелгән:

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана