Мөфти катнашында дини уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәсе уздырылды

24 август 2015 ел 14:15

Бүген мөфтияттә Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге, “Хузур” нәшрият йорты вәкилләре катнашты.

Чарада дин әһелләре, мөгаллимнәр мөселман мәгарифенә кагылышлы сорауларны карадылыр. Яңа уку-укыту стандартлары, уку әсбапларын, программаларын әзерләү, мәдрәсәләр уставын раслау хакында фикерләштеләр.

Һәр мәдрәсә җитәкчесе укырга кабул итү комиссияләре эшчәнлеге белән таныштырды. Моннан тыш 2015 елда мәдрәсәләрне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында да фикерләр әйтелде.

29-30 сентябрьдә “Татарстан Республикасы мөселман уку йортлары мөгаллимнәре җыены” уздырыла.  Киңәшмәдә әлеге халыкара конференциягә әзерлек мәсьәләләре дә тикшерелде.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана