Бөгелмә имамнарының чираттагы җыелышы уздырылды

26 август 2015 ел 15:21

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы уздырылды. Җыелыш мөфти урынбасары, мөхтәсиб  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә узды. Хәзрәт имамнарга дини эшчәнлек алып баруда тырышлык куйганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дип теләде.

Җыелышта дин әһелләре якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек  хакында киңәштеләр. Шулай ук гошер сәдакасен җыю, мәчетләр каршында укуларны оештырып җибәрү, имамнар гыйлемен күтәрү кебек мәсьәләләр тикшерелде.

Моннан тыш җыелыш кысаларында мөхтәсибәт эшчәнлеген күрсәткән видеоролик тәкъдим ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана