Шәкертләр мәйданында республика көне уңаеннан җыен уздырыла

28 август 2015 ел 09:40

30 августта Кабан күле буенда мөселманнар җыены уздырыла. Әлеге чара 15 нче мәртәбә үткәрелә.  Җыенны Татарстан мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы мөселманнарны Ш.Мәрҗани урамындагы Шәкертләр мәйданы дип аталган урында нәзарәт, Казан мөхтәсибәте, «Ярдәм” мәчете белән берлектә  җыя.

Татар халкының дини, тарихи, мәдәни мирасын дәгъватлаган җыенда дин әһелләре, галимнәребез чыгыш ясаячак, мөнәҗәтләр әйтеләчәк. "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина әйтүенә караганда, чара республика көне уңаеннан уздырыла.

Шәкертләр мәйданында  рухи - әхълакый, мәдәни кыйммәтләребезне күрсәтү максатыннан уздырылучы җыен сәгать 10.00 дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана