Нәзарәткә Бәһрәен делегациясе килде

28 август 2015 ел 13:57

Бүген Татарстан нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәен Корольлеге делегациясе белән очрашты. Делегация Казанга корольнең туганы Хамад бен Ибраһим әл Хәлифә җитәкчелегендә килде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт очрашу вакытында Бәһрәен вәкилләренә Россиядәге ислам үсеше, Татарстанның динара, милләтара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең республикадагы дин үсешенә керткән өлеше, проектлары хакында җиткерде. Аерым алганда, Татарстанда мөфтият көче белән дөнья күргән дини китаплар, интернет проектлар, дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Коръәннең дөнья күләмендә билгеле «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсе хакында сөйләде.

Кунаклар үз чиратларында Казанга килгәч күңелләрендә туган беренче тойгылар белән уртаклаштылар.

Мәгълүм булганча, Татарстанга сәфәрләре кысаларында аларның РИУда,  Кол Шәриф, Ярдәм мәчетләрендә, Иске татар бистәсендә, Казанның борынгы мәчетләрендә, Болгарда булулары, Республика бәйрәмендә катнашулары каралган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана