Бүген Татарстан нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәен Корольлеге делегациясе белән очрашты. Делегация Казанга корольнең туганы Хамад бен Ибраһим әл Хәлифә җитәкчелегендә килде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт очрашу вакытында Бәһрәен вәкилләренә Россиядәге ислам үсеше, Татарстанның динара, милләтара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең республикадагы дин үсешенә керткән өлеше, проектлары хакында җиткерде. Аерым алганда, Татарстанда мөфтият көче белән дөнья күргән дини китаплар, интернет проектлар, дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Коръәннең дөнья күләмендә билгеле «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсе хакында сөйләде.
Кунаклар үз чиратларында Казанга килгәч күңелләрендә туган беренче тойгылар белән уртаклаштылар.
Мәгълүм булганча, Татарстанга сәфәрләре кысаларында аларның РИУда, Кол Шәриф, Ярдәм мәчетләрендә, Иске татар бистәсендә, Казанның борынгы мәчетләрендә, Болгарда булулары, Республика бәйрәмендә катнашулары каралган.