Камил хәзрәт: "Фестиваль бер-беребезгә карата хөрмәт, ихтирам хисен тагын да ныгытсын"

28 август 2015 ел 16:35

29 августта Казанның Кремль яр буенда "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республикакүләм этноконфессиональ фестивале уздырылды.

Фестиваль Татарстанның күп милләтле халкының бай мәдәниятен, республикада төрле конфессия вәкилләренең тату яшәүләрен күрсәтү максатыннан үткәрелде. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан мунициплаь берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Халыклар ассамблеясы, Татарстан митрополиясе, Казан яһүдләре дини җәмгыяте һәм Рим-католик чиркәвенең «Воздвижение Святого Креста» мәхәлләсе оештырды.

Фестивальдә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. “Бүген без төрле дин, милләт вәкилләре бергә яңа бер чарага җыелдык.  Фестиваль беренче мәртәбә үткәрелә. Республикабызның дини, милли, мәдәни мозаикасын күрсәткән фестивальне оештыручыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Бу чара барчабызга да күркәм белем, танышулар алып килсен. Һәркайсыбызга яхшы кәеф телим һәм фестиваль бер-беребезгә карата хөрмәт, ихтирам хисен тагын да ныгытсын”,  - диде ул.

Беренче мәртәбә оештырылган фестивальдә ислам китаплары һәм татар шамаилләре күргәзмәсе эшләде. Фестивальгә җыелган халык әлеге күргәзмәләр аша ТР МДН нең “Хозур” нәшрият йорты бастырган китаплар, бүгенге заман каллиграфлары эшләгән үзенчәлекле татар шамаилләре белән танышты. Моннан тыш, республикакүләм этноконфессиональ фестиваль кунаклары каллиграфия, алтын җепләр белән чигү, тимердән әйберләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар, ьат тцркемнщре чыгышларын карадылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана