КИУда яңа уку елы башланды

02 сентябрь 2015 ел 10:41

1 сентябрьдә КИУ җитәкчелеге беренче курс студентлары белән очрашты. Тантаналы очрашу Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары беренче курс шәкертләрен КИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде:

Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйм. Безнең вуз ислам гыйлемнәрен тарату өчен эшли. Шуның өчен дә шәкертләр, укытучылар алдында торган иң зур бурыч ул – ислам хакында дөрес белем бирү, алу һәм халыкка да аны җиткерү. Без бергәләп бу максатыбызга ирешербез дип уйлыйм. Уку йортын тәмамлагач бүгенге шәкертләр дә динебез өчен хезмәт итәрләр дип ышанам.

Шулай ук КИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалеев, фәнни эшләр буенча проректор Рафис Закиров, ислам фәннәре факультеты деканы Рамил хәзрәт Гиззатуллин, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина чыгыш ясады.

Тантанадан соң уку йортында укулар башланып китте.

Быел КИУга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 171 студент укырга керде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана