Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә төзекләндерелүче мәчетне карады

02 сентябрь 2015 ел 14:09

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика мәдәни мирас объекты – Галиев мәчетен (Казан, Г.Тукай ур., 40/22) карады. Хәзерге вакытта монда реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы баш мөфтие Камил хәзрәт озата йөрде.
Искәртәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте резиденциясе комплексын булдыру турында карар кабул ителгән иде, бу комплекска Галиев мәчете бинасы, М.И. Галиев йорты һәм башка объектлар керәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчете бинасын карап чыкты, бина эчендә баручы эшләр белән танышты. Ул билгеләп үткәнчә, акча бүлеп бирелгән, һәм ул объекттагы эшләрне тизләтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Галиев мәчетен декабрьдә Мәүлет бәйрәменә ачу мөмкин булачак.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галиев йортын карады, анда да реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла. Реставрация эшләренә барлыгы 100 млн сумлап акча бирелгән.

«Татар-информ»
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана