Мөфтияттә фән һәм дин әһелләренең мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеге хакында сөйләштеләр

02 сентябрь 2015 ел 15:08

Бүген нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Хәйретдинов Рамил Равил улы белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтдшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин,  философия фәннәре кандидаты, КФУ доценты  Ләйлә Алмазова һәм башкалар катнашты.

Сөйләшү, нигездә, мәгариф өлкәсе турында барды.

Мәгълүм булганча, 2015 елның март аенда  Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү  мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге ачылды.Үзәк ислам мәгарифе өлкәсендә уку-укыту, фәнни һәм методик ресурсларны берләштерү максатыннан оештырылды.

Очрашуда дини һәм дөньяви институтларның,  фәнни оешмаларның үзара хезмәттәшлеген, элемтәсен дәвам итү мөһимлеге ассызыкланды. Фән эшлеклеләре, дин әһелләре катнашында фәнни-гамәли конференцияләр, курслар уздыру, әсбаплар бастыру турында сүз барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана