Лаеш районы Комлы Кавал авылында яңа мәчет ачылды

03 сентябрь 2015 ел 14:39

Бүген Лаеш районы Комлы Кавал авылында "Салих" дип исемләнгән яңа мәчет  ачылды. Яңа иман йорты ачылышында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать Гатауллин, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев, авыл халкы һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Ул мәчет төзелешенә зур өлеш кертүче «КазаньСтройКонсорциум»оешмасы җитәкчесе Фәрит Сафинга нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткерде һәм махсус хат тапшырды, яңа мәчет имамы Рәшит хәзрәт Туктамышевка җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. 

Район Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев сүзләренчә, мәчет районда 21 нче булып ачылды һәм тагы өч мәчет төзелеп килә.  "Салих" мәчете бер ел эчендә сафка баскан. Төп бинадан тыш, биредә балалар өчен махсус мәйданчык, махсус тәхарәт алу бинасы да каралган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана