Мөфти РИУда "Әмәли" китабын укыта

04 сентябрь 2015 ел 11:41

Бу уку елында Татарстан мцфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам университетының шәригать факультетында “Әмәли (“Бад әл-Әмәли”) китабы буенча гакыйдә дәресен укыта. Бүген мөфтинең беренче лекциясе булды.

 “Әмәли” китабы Әһле сөннәт һәм җәмәгать гакыйдәсе буенча бик әһәмиятле хезмәт булып тора. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм безне Имам Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра.  “Әмәли” китабының авторы – Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши. Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул Хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә яттан өйрәнелә (мәсәлән, Сүрия, Төркия һ.б. илләр мәдрәсәләрендә). Кадими булган татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына мәҗбүри кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән. “Әмәли” китабына күп кенә шәрехләр язылган, шуларның иң мәшһүрләре: Мөхәммәд бин Сөләйман Хәләби тарафыннан язылган "Нөхбәтүл Лә-әли ли бәдиль әмәли"; Гали бин Солтан Мөхәммәд әл-Кари тарафыннан язылган "Дәу-уль мәәли ли бәдиль әмәли".

Китапны рус теленә Камил хәзрәт Сәмигуллин тәрҗемә итте. Мөфти дәресләре, гадәттәгечә, җомга көнне була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана