Дин һәм фән әһелләре Вәлиулла хәзрәт Якуповны олылап искә алды

04 сентябрь 2015 ел 14:10

4 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә  дүртенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Әлеге чара 2012 елда фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышланды. Быелгы укулар “Татар дин әһелләренең рухи мирасы экстремизмга каршы көрәш ысулы” исеме белән узды.

“Якупов укулары”нда катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Вәлиулла хәзрәт бик аз вакыт - бары ике дистәгә якын вакыт эчендә динебез үсешенә феноменаль өлеш кертеп калдырган шәхес. Яңа заманда аның кадәр татар дин галимнәрен белгән, өйрәнгән, шул ук вакытта аларның хезмәтләрен бастырган, нәшер иткән һәм халыкка тараткан башка галим юк. Остазларыбызга хөрмәт күрсәтүдә һәм алар мирасын саклауда аның дәрәҗәсенә җиткән дин әһеле дә юктыр әле.”, - дип, хәзрәтнең хезмәте хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында Вәлиулла хәзрәтнең олуг бер хезмәте – мәдрәсәләр белән бәйле булуына да игътибар юнәлтте. “Инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләр татарларга диннәрен, иманнарын саклауда калкан булган. Вәлиулла хәзрәтнең дини гыйлем бирүдә сыналган һәм төпле нигез булган мәдрәсәләр системасын кире кайтаруда өлеше гаять зур”, -диде.

Шулай ук мөфти Вәлиулла хәзрәт Якупов башлаган эшләрнең дәвамлы булуын теләде: “Без бу елны татар дин галимнәрен өйрәнү елы дип игълан иттек. Бу Вәлиулла хәзрәт башлаган эшләрне дәвам итү булып тора. Яшьләребез дә тартылсын дип, фәнни язмалар конкурсы игълан иттек. Конкурс яшьләрне татар дин әһелләре мирасын, аларның хезмәтләрен өйрәнүгә җәлеп итү, районнардагы татар дин әһелләре мирасын барлау, ватанпәрварлык, толерантлык кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан уздырыла. Раббыбыз эшләребездән разый булып, гамәлләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Алга таба да зыялы дин әһеле, остаз Вәлиулла хәзрәтнең эшен дәвам итәргә язсын. Мәрхүмнең рухы шат булсын”.

“Якупова укулары”нда мөфти урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрит хәзрәт Сәлман,  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе  Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллин  һәм башка дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, галимнәр чыгыш ясады. Аларның һәркайсы Вәлиулла хәзрәт Якуповны олылап искә алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана