Әлмәт мөселманнары балалар йортында булдылар

04 сентябрь 2015 ел 14:34

3 сентябрьдә имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт балалар йортына барып, нәниләрне яңа уку елы белән котлады һәм мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр өләште.

Хәзрәт балалар йорты директоры Наҗия Мортазина белән дә аралашты. Бүген биредә элеккеге еллар белән чагыштырганда балалар саны күпкә кимегән. Соңгы ике елда гына 70 бала гаиләле булган.

Балаларга Фәһим хәзрәт белем алуның әһәмияте, укытучыларга, тәрбиячеләргә хөрмәт күрсәтүнең әҗере турында сөйләде. Шулай ук ул балалар йортына ярдәм күрсәтеп торачагы турында ассызыклады. Имам-мөхтәсиб тараткан бүләкләргә һәм баллы күчтәнәчләргә балалар аеруча сөенде, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана