6 сентябрьдә ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә хаҗилар очрашуында катнашты. Әлеге очрашуга изге сәфәргә җыенучылар да килде. Шулай ук чарада Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм хаҗ төркемнәре җитәкчеләре катнашты.
Нияз хәзрәт очрашуга килгәннәргә хаҗ кылу үзенчәлекләре хакында сөйләде, хаҗда кылына торган гыйбадәтләрне аңлатты, изге сәфәрләрнең кабул булуын теләде.
Хаҗилар исә үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.