Бүген төнлә беренче төркем хаҗга юл ала

07 сентябрь 2015 ел 10:20

Бүген, ягъни дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә, Казан аэропортыннан 49 татарстанлы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата.

Хаҗилар сәгать төнге 7 сентябрьдә 10.00 дә аэропортта җыелалар, очып китү вакыты – 8 сентябрь дә 2 сәгать 40 минутта.

Хаҗилар Казаннан Turkish airlines авиакомпаниясе  самолетында Истамбулга кадәр очалар. Аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җәддәгә (Мәккәгә якын аэропорт).

Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачаклар. Биредә алар Кече хаҗ – Гомрәгә әзерләнә алалар. Гомрәдән тыш хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана.

Быел Татарстанна хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана