Татарстан мөфтие Мәскәүдә уздырылган кофессияара футбол матчында катнашты

07 сентябрь 2015 ел 09:58

6 сентябрьдә Мәскәүдә төрле дин вәкилләре катнашында футбол матчы уздырылды. Мөселманнар, православлар, яһүдиләр, буддистлар ике командага бүленеп уйнады.

Футбол уеннарын Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия үзәге мөфтияте белән берлектә оештырды. Чара Мәскәүнең 868 еллыгы уңаеннан "Тату Россия - көчле ил" шигаре астында үткәрелде.

Футбол уеннарында ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дини, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Татарстан мөфтие Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты һәм хезмәттәшлек хакында сөйләште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана