Чаллыда корбан чалу үзәкләштерелгән мәйданчыкта башкарыла

07 сентябрь 2015 ел 13:26

Белгәнебезчә, 24 сентябрь корбан гаете көне. Гает намазыннан соң корбан чалына. Әгәр корбан гает намазы тәмамланганчы чалынса, ул корбанлыктан китми. Корбан исән кеше исеменнән чалына. Әмма корбанны чалып, аның мәҗлесе әҗер савапларын вафат булучыларга багышлау дөрес була. Корбанлык мал шәригать таләпләренә җавап бирергә тиеш. Әйтик, сарык, кәҗә малының  бер яшькә җитүе,   тәне кимчелексез, ягъни сәламәт булуы  (мөгезе, койрыгы, тешләре исән булып корбан чалу урынына үзе барып җитә алуы) сорала.  Мөгезле эре терлеккә килсәк, сыерны 2, дөяне 5 яшен тутыргач кына корбанга чалырга ярый.  Мал колагының өчтән бер өлеше тамга өчен киселсә, рөхсәт ителә. Шул күләмнән артса рөхсәт ителми.

   Корбанны кем чалдыра? Нисабы җиткән һәр кеше корбан чалырга бурычлы. Быел ул ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы һәм казыйлары тарафыннан 17 мең сум дип билгеләнде. Ягъни гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб - мәҗбүри санала.   

   Гадәттә корбанны  гаилә башлыгы, әгәр дә бер генә корбан чала икән, үз  исеменнән чала. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. Корбан ите корбан чалган көнне яки бәйрәм көннәрендә таратылса хәерлерәк. Чөнки аның мәгънәсе – мохтаҗларны шул бәйрәм көннәрендә шатландыру. Ә корбан ашын инде икенче корбанга кадәр үткәрсәң дә була. Бәйрәмнең өченче көнендә, ягъни 26 сентябрьдә кояш баегач  корбан чалу вакыты чыга.

   Чаллы шәһәрендә инде бишенче  ел корбан чалу Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты белән янәшәдәге үзәкләштерелгән мәйданчыкта башкарыла. Биредә корбан чалу өчен барлык шартлар тудырыла: корбан чалу хезмәте күрсәтелә, бу йоланы башкаручылар  җылы, салкын су белән тәэмин ителә. Шулай ук намаз уку өчен палатка куела, кайнар чәй эчү мөмкинлеге тудырыла.  Чаллыда мәчетләр янында мал чалу тыелган. Былтыр мәйданчыкка җөмһүриятебезнең  8 районыннан сарык малы китерелде. Өч көндә барлыгы 1622 баш корбан чалынды. Башка елларда да шул кадәр күләмдә булды. Ветеринария белешмәләре тиешле таләпләргә туры килмәү сәбәпле 12 машина шәһәргә кергәнче үк кире борып җибәрелде.

   Әгәр кемнеңдер корбанлык малы үзеннән артып кала   икән, ул аны торган җирендә теләгән кешеләргә сата ала. Чөнки аны каядыр илтү өстәмә чыгымнар сорый. Ә инде мал күбрәк булса, аны безнең үзәкләштерелгән мәйданчыкка алып килергә мөмкин. Бу очракта корбанга тәкъдим ителүче малларның сәламәт булуы хакында  урындагы ветеринария хезмәте биргән белешмә булырга тиеш. Ветеринарлар корбан чалу урынында шул белешмәләрне һәм корбанлык малын карыйлар. Тикшерелгәч кенә мәйданчыкка керергә рөхсәт ителә. Аннары сатып алучылар үзләре теләгән малны сайлап алалар. Кем үзе малны чала белми, аларга чалу  хезмәте күрсәтелә.

   Чит төбәкләрдән мал алып килергә теләүчеләр рөхсәтне Республика ветеринария хезмәтеннән алырга бурычлы. Чөнки кайбер төбәкләрдә бруцеллиоз авыруы таралган. Ул исә  терлекләр өчен   генә түгел, ә кешеләр өчен дә  куркынычлы. Мәсәлән, Дагыстаннан, Волгоград өлкәсеннән сарыклар алып килүчеләр булды. Аларның тиешле беләемәләре, рөхсәтләре юк иде. Шуңа күрә без аларны мәйданчыкка кертмәдек. Ә Татарстанда маллар сәламәтлеге даими контроль астында тотыла.

    Шулай ук һәр елны диярлек, корбанлык җитми дип, күрше-тирә авыллардан, фермалардан өлгереп җитмәгән малларны төяп җибәрү очраклары кабатлана. Контроль вакытында без моны ачыклап яше, көрлеге җитмәгән малларны  кире җибәрәбез.     

 Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, ҮДО-Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының эксперт бүлеге җитәкчесе, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары

“Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю” дип аталган буклет таратыла

Республика шәһәрләрендә корбан махсус урыннарда чалына

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана