Узган җомгада Татарстан мәчетләрендә Бесландагы теракт корбанарын искә алдылар

07 сентябрь 2015 ел 14:06

Узган җомгада Татарстан мәчетләрендә мөселманнар Бесланда булган теракт корбаннары рухына багышлап догалар кылды. Беслан теракты корбаннарын искә алу буенча төп чара Кол Шәриф мәчетендә узды. Сәгать 12.00дә башланган җомга  намазына “Мөхәммәдия”, “Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге” мәдрәсә шәкертләре, мәхәллә мөселманнары җыелды.  Мөселманнар корбаннарның рухлары тыныч, урыннары оҗмаһта булсын дип догалар укыдылар.

Төньяк Осетиядә,  Бесланда фаҗигале хәл 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә булды. Беренче мәктәпне террорчылар яулап алдылар. Барлыгы 1128 кешене тоткын  итеп алып, аларны 3 көн дәвамында мәктәптән чыгармадылар.Теракт нәтиҗәсендә 334 кешенең гомере өзелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана