Татарстан мөселманнарының беренче төркеме хаҗга китте

08 сентябрь 2015 ел 10:29

Кичә 49 татарстанлы “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылырга дип Turkish airlines авиакомпаниясе самолетында Согуд Гарәбстанына китте. Хаҗ кылучылар Истамбулда шушы ук компаниянең башка самолетына күчеп Җәддә шәһәренә (Мәккәгә якын аэропорт) юл тотачак.

Хаҗиларны озатырга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул аларга аеруча саваплы һәм җаваплы гыйбадәтне уңышлы гына үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, дога кылды.

Шушы ук рейс белән хаҗиларга медицина ярдәме күрсәтү өчен беренче табиб китте. Әйтергә кирәк, олуг гыйбадәт дәвамында хаҗиларга 15 табиб  медицина ярдәме күрсәтәчәк.

“ТР МДН Хаҗ” - “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча быел 750 татарстанлы хаҗ кылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана