К. Насыйри музеенда күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны искә алдылар

10 сентябрь 2015 ел 10:48

Татар дин галимнәре елы кысаларына К. Насыйри музеенда күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны (1896-1995) искә алу кичәсе булды. Әлеге күркәм чараны Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре һәм Апанай мәчете оештырды.

Кичәдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Әхмәдзәки хәзрәтнең якташлары, укучылар, хезмәттәшләре, галимнәр катнашты.

Кичәне Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләрен укып башлап җибәрде, дога кылынды. Казанның Ш.Мәрҗәни институтыннан килгән галим, 20-30 еллардагы исламның үсешенә кагылышлы фәнни тикшеренүләр алып баручы  Илнур Миңннулин кунакларны имам яшәгән чор белән, вазгыять белән таныштырды. 20 гасыр дәвамында дини эшчәнлек алып барган күп кенә дин әһелләрендә дә тукталды.

ТР Милли музей хезмәткәре Рәмзия Абзалина музей фондында сакланган Әмәдзәки  хәзрәтнең мирасы белән таныштырды.

“Бүген бездә имамның 115 якын китабы һәм язмалары саклана. Аны безгә Зәки хәзрәтнең хәләл җефете Галия абыстай тапшырган иде”, - дип сөйләде Рәмзия ханым.

Кичә дәвамында җыелган халык Әхмәдзәки хәзрәтнең яздырылган вәгазен тыңлады, тормышына кагылышлы кызыклы фактлар белән танышты. Чарага килгән үзенчәлекле шәхесләрнең берсе – Ләмигә Фәттахова иде. Ул Әхмәдзәки хәзрәтнең остазы булган Хаҗиәхмәт хәзрәт Фәттаховның кызы. Ул шулай ук хәтирәләрен яңартты.

Совет чорында булган чиксез каршылыкларга карамастан, халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-90 елларда Мәрҗани мәчетенең имамы булган мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиулла улы бүгенге дин әһелләре өчен дә бер үрнәк. Дин галимнәре елы кысаларында “Иман” нәшрияты “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин” дип аталган китабын тәкъдим иткән иде. Кичәдә китапны төзүчеләр Рәүф Ибраһимов һәм Нияз Сабиров та чыгыш ясады, язылу тарихы белән таныштырды.

“Әлеге китап 3 мең данә белән дөнья күрде. Республика имамнарына без аны инде тараттык. Аны шулай ук Апанай мәчетендә алырга була. Биредә Әхмәдзәки хәзрәткә кагылышлы хатирәләр, аның вәгазьләре, аның турында мәкаләләр урын алды”, - дип әйтте Нияз хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана