18 сентябрьдә Азнакайда шәһәр урамнары буйлап велоузыш үткәрелә. Әлеге чара “Яшьләр экстремизмга каршы” шигаре астында уздырыла. Велоузышны район мөхтәсибәте яшьләр комитеты белән берлектә “Экстремизмга – юк!” акциясе кысаларында уздыра.
Яшьләр “Ак мәчет – Зәңгәр мәчет – Азнакай мәчете” маршруты буенча йөриләр, чарада теләгән һәркем катнаша ала.