Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла

28 сентябрь 2015 ел 13:45

29-30 сентябрьдә Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Форумны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте КФУ һәм РИУ белән берлектә оештыра.

Дин гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан башлап уздырылып килә. Һәм ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү чарасы булып тора.

Быелгы җыенда дини мәгариф белән бәйле федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында оештырылган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләре, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юллары, дини мәгарифтәге яңа стандартлар белән таныштыру көтелә.

Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан Марокка, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан 500дән артык мөгаллим катнашачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге чарага чакырабыз. Аккредитация  28 сентябрьгә кадәр уздырыла. ТР МДН матбугат хезмәте: 8(843)264-60-38, info@dumrt.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана