29-30 сентябрьдә Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Форумны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте КФУ һәм РИУ белән берлектә оештыра.
Дин гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан башлап уздырылып килә. Һәм ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү чарасы булып тора.
Быелгы җыенда дини мәгариф белән бәйле федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында оештырылган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләре, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юллары, дини мәгарифтәге яңа стандартлар белән таныштыру көтелә.
Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан Марокка, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан 500дән артык мөгаллим катнашачак.
Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге чарага чакырабыз. Аккредитация 28 сентябрьгә кадәр уздырыла. ТР МДН матбугат хезмәте: 8(843)264-60-38, info@dumrt.ru.