9 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы уздырылды. Җыелыш Корбан бәйрәменә бәйләнешле мәсьәләләргә багышланган иде. Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин Татарстан мөфтие Камил Самигуллинның бәйрәм котлавын ьиткерде һәм казыйлар шурасының карары белән таныштырды.
Бу елны Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә, гает намазы районның барлык авылларында да иртәнге сәгать 6.00 укылачак. Шулай ук имамнар нисаб күләме белән танышты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.