10 сентябрьдә Татарстан мөфтие Кама Тамагы районыны сәфәре кысаларында “Фоника Гипс” төзелеш материаллары заводында булды. Белгәнебезчә, Татарстанның гипстан эшләнгән материаллар җитештерүче эре заводы Сәеки авылында урнашкан.
Камил хәзрәт Сәмигуллинны оешма эшчәнлеге белән заводның директорлар советы рәисе Миндил Шәмсетдинов таныштырды.