Мәккәдә дөньядагы иң зур мәчеттә килеп чыккан фаҗигале хәл аркасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк.
Мәгълүм булганча, 11 сентябрь көнне Әл-Харам мәчете янында төзелеш краны аву нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән.
Согуд Гарәбстаны Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 238 кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Әле барлык зыян күрүчеләр дә хастаханәгә урнаштырылып бетмәгән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары 107 кешегә җиткән, яралылар саны - 230.