Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде

13 сентябрь 2015 ел 13:34

Бүген Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда Президент һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатлары сайлана. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да гражданлык бурычын үтәде. Ул Казанның Ботаника ур., 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Сайлау бюллетеньнәрен үтә күренмәле урнага төшергәч, мөфти хәзрәтләренә “Мин тавыш бирдем” дип язылган махсус беләзек бирелде.

Искәртеп үтәбез: кәгазьдән эшләнгән махсус беләзек бүген җәмәгать транспортында бушлай бару, республика музейларына бушлай керү мөмкинлеге бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана