Дин тотучылар өчен хәзер Чирмешән хастаханәcендә гыйбадәт кылу бүлмәләре барлыкка килде. Аларны стационарның өченче катында урнашкан ашханәне янәшәсендә урнашкан.
- Авырып китсәк, Алланы тагын да ешрак искә төшерәбез бит. Хастаханәдә яткан вакытларда болай да дини китапларыбызны алып килеп эчтән генә укый идек, ә бу бүлмәләрдә сиңа беркем дә комачауламый. Урын барыбызга да җитә. Хастаханә җитәкчелегенә рәхмәт, бик әйбәт эшләгәннәр, -ди Чирмешәннән Валентина Пыжикова.
Терапия бүлегендә дәваланучы Фәһимә апа Закирова да яңа бүлмәдә өйлә намазы укып чыккан. Бүлмәдән иман нуры балкып тора дип, шатлана ул. Бер кечкенә коридор сыман бүлмә аша аерым бүлмәләргә үтәсе. Мөселманнар бүлмәсендә идәнгә намазлыклар җәелгән, укысаң, дини китаплар да бар. Христианнар ягында да дини кирәк-яраклар урнаштырганнар, анда да кечкенә генә китапханә булачак икән. Шушы бүлмәләрдә руханилар тәүге дини йолалар да башкарды.
Гыйбадәт кылу бүлмәләрен ачканда, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов эшмәкәрләр Булат Латыйповка, Геннадий Давыдовка, Мансур Бәдретдиновка да рәхмәтләрен әйтте.