Азнакай мөхтәсибәте район мәчетләре календарен ясаган

15 сентябрь 2015 ел 10:42

Азнакай мөхтәсибәтенә караган, 44 мәчет фотосы төшкән, 2016 елга стена календаре бастырылды. "Әлеге календарьда без, Азнакай мөхтәсибәтенә караган барлык мәчетләрне дә төшердек,-  диде имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин , - өске өлештә шәһәрдә урнашкан 3 мәчет урын алган: үзәктә - "Ак мәчет" һәм аның як-ягында "Зәңгәр" һәм "Азнакай нуры" мәчетләре. Аскы өлештә авылларда һәм Актүбә бистәсендә эшләп килүче 41 мәчет фотосы".

Хәзерге  вакытта барлык мәчетләрдә дә имам Әбу Хәнифә мәзхәбе буенча вәгазьләр укыла, көндәлек һәм җомга намазлары үткәрелә, районның 20 мәчетендә Ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәтү дәресләре оештырылган. Ел саен 7 мәчеттә мәктәп яшендәге балалар өчен ял итү лагерьларе үтә.  Район имамнары өчен атна саен үзәк мәчеттә  укулар алып барыла.

Соңгы елларда  мәчетләрне төзү һәм яңарту буенча район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән дә бик күп эш башкарылды.

Азнакай районы мәчетләре төшкән календарь 1989 нчы - 2015 нче елларда  эшләгән имамнарның эшенә, төзелгән мәчетләргә беркадәр йомгак һәм нәтиҗә булды. "Әлеге календарь азнакайлыларга бик яхшы бүләк булыр дип уйлыйм", - диде Азат безгә хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана