Татарстан хаҗиларының күпчелеге Мәккәгә килеп җитте һәм кунакханәләргә урнаштылар. Алар хаҗ башлануны көтеп, кунакханәдән 3 чакрым ераклыкта урнашкан Әл -Харам мәчетендә гыйбадәтләр кылалар, гыйлем туплыйлар.
Көн дәвамында кунакханә белән мәчет арасында “ТР МДН Хаҗ” программасы автобуслары йөреп тора.
Татарстаннан хаҗиларның соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә килә.