Корбан чалу өчен - махсус урын

17 сентябрь 2015 ел 10:46

Тиздән мөселманнарның олы бәйрәме – Корбан гаете җитә. Күп кенә мөселманнар корбан чалачак. Шул сәбәпле, корбан чалдыру өчен махсус корылмаларның әһәмияте һәм ихтыяҗы арта дигән сүз.

Республикабызда былтыр корбан чалу комплексы Лаеш районының Сокура авылындагы “Юлчы” мәчете янында ачылды. Бу махсус бина урынында элек ачык кыр гына булган. Корбан чалулар исә мәчет территориясенең бер почмагында башкарылган. Ә мәчет янында гына мәктәп урнашкан, авыл аша федераль трасса да уза. Җитмәсә, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, 2014 елның маеннан мал чалу һәм ит җитештерү буенча махсус кагыйдәләр кертелде. Хәзер малны яңа санитария таләпләренә туры китереп чалырга кирәк.

 Башта монда мәчет салынды. Шуннан соң корбан чалу процессын тәртипкә китерү ихтыяҗы туды. Шулай итеп, нишләп әле махсус комплекс салмаска дигән уй килде. Эшне нәтиҗәле итеп башкарып чыктык, – дип башлады сүзен комплексны төзегән “Әл-Хәләл” ААҖының директоры Азат Гайнетдинов.

Бу теләге белән ул Татарстанның Диния нәзарәтенә чыга. Анда да бу фикер белән килешәләр. “Минем Корбан бәйрәмен, гомумән алганда, ислам динен башка яктан күрсәтү теләге туды. Чөнки үземнең дә урамда корбан чалучыларга карата тискәре фикерләр ишетергә туры килде”, – дип дәвам итте сүзен комплексны оештыручы.

Корбан чалучы күп булган

Былтыр монда корбан чалырга теләүчеләр бик күп булган – барлыгы 1700гә якын сарык чалынган. Татарстанлылар нәкъ менә шушы комплекста корбан чалырга теләгән. Моның сәбәбе гади: биредә чират та юк, уңайсызлык проблемасы да юк.

Әлеге комплексны оештыручылар Диния нәзарәте белән бергәләп эшли. Татарстан мөселманнарына чит илләрдән дә булышалар икән. Былтыр Төркиядән 200-300 сарыкны корбан итеп кабул иткәннәр. Бу корбан итләре аз керемле гаиләргә, мохтаҗларга бушлай өләшенгән. Быел Төркиядә яшәүче мөселманнар республикага 800 сарык, 20 сыерны корбан итеп җибәрәчәк.

– Төркия кешеләре Татарстан мохтаҗларына булышалар. Ә бездә үзебездә байлар беткәнмени? Без үзебез шулай булдыра алмыйбызмыни? – дип борчыла Азат әфәнде. – Бу исә үзенә күрә бер күрсәткеч булыр, динара мөнәсәбәтләрне дә ныгытырга булышыр иде. Әлбәттә, республикабыз мөселманнары корбан чалдыруда актив катнаша. Ләкин әгәр ит күбрәк итеп таратылса, бу тагын да яхшырак бит. Мәсәлән, мин 7 кешедән торган мохтаҗ гаиләне беләм. Алар өчен бер кисәк ит бер дә юк дигән сүз бит инде ул. Мин аларга биш сарык корбан чалдырыр идем. Ичмасам, берничә ай дәвамында ит проблемасы юкка чыгар иде. Шунысын да әйтеп узасы килә: корбан итен мөселманнарга гына түгел, башка диндәге кешеләргә таратуны хуплыйм гына.

Хәзерге вакытта комплекста корбанга дигән сарыклар бар инде. Шуларга өстәп тагы Баулы, Югары Ослан, Әгерже, Буа, Балык Бистәсе, Теләче, Лаеш, Саба районнарыннан, Ижау шәһәреннән дә маллар китерәчәкләр. Корбанга чалынасы маллар сәламәт булырга тиеш. Шул сәбәпле, комплекс хезмәткәрләре ветеринария хезмәте белән бергә эшли. Соңгылары исә анализлар ала, тикшерә. Таләпләргә туры килгән очракта гына хайваннар корбан чалырга сайлап алына.

Корбанга чалынасы малга кесәгә сугарлык бәя куймыйлар. Сарыклар кимендә 6 мең сумнан башлана. Тик бу сумма төсе, төренә авырлыгына бәйле рәвештә артырга мөмкин. Мәсәлән, зуррак сарыклар 7-7,5 мең сумнан башланып 9 меңгә кадәр җитә. Чалынган сарыкны эшкәртү 500 сумга төшә. Быел исә әлеге комплекста корбанга сыерларны чалырга заказ биреп булмый. 24 сентябрь көнне узачак Корбан гаетенә барлыгы 1200-1300 сарык әзерләячәкләр. Аларга теләсә кем заказ бирергә мөмкин. Моның өчен 89172214350, 225-10-65 яки (843) 299-79-97 номерлары буенча алданрак яки бәйрәм көнендә үк шалтыратырга гына кирәк. Былтыр Татарстаннан гына түгел, хәтта Казахстан, Чечня, Дагыстаннан килгән кунаклар да корбан малларына заказ биргән.

Корбан гаете көннәрендә әлеге комплекска килгән кеше малга заказ бирә, үзе белән аның номерын ала. Махсус кәгазьгә корбанның кем исеменнән чалынганлыгы турында мәгълүмат бирелә. Кеше чалыначак малны көткән арада казанда пешерелгән пылау, чәйдән авыз итә. Былтыр 7 казанда пешерелгән ризык белән 1400 кешене сыйлаганнар. Аннан соң оештыручылар итнең эшкәртелеп беткәнлеге турында хәбәр итә. Шул вакытта инде итне алып китәргә дә мөмкин. Алар махсус пакетларга салып бирелә.

Мал чалынгач, аның калдыкларын кая кую проблемасы да килеп баса. Хәер, “Әл-Хәләл”дә бу прблемада да хәл ителгән. Алар Алабугадагы “Сария Био-Индастрис Волга” ширкәте белән хезмәттәшлек итә. Алар кош-корт, хайваннарның калдыкларын эшкәртеп, биокушылмалар, терлек азыгы, протеин җитештерә. Быел исә шулай ук хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлиләр.

Тагын бер комплекс булдырачаклар

Бүгенгә бу комплекс Татарстанда берәү генә. Мондый биналарны төзергә ашкынып торучылар юк диярлек. Чөнки бина елына өч көн генә эшли. Аннары эшчәнлек туктатыла, ә салымнарны барыбер түләргә кирәк. Оештыручылар Казан мэры Илсур Метшинга мондый комплексны Татарстан башкаласында төзү идеясе белән дә чыккан булган. Кызганыч, аның тарафыннан тәкъдим ителгән территория бу бина өчен туры килмәгән. Аның урнашу урыны бик үк уңайлы түгел икән. Кешеләргә Сокуры авылына килергә җайлырак булып чыккан.

Татарстан Хөкүмәте махсус урын бүлеп биргән очракта, “Әл-Хәләл” җитәкчесе аны бөтенләй заманча итеп күрергә тели. Җитештерү инде ярымавтоматлаштырылган, клиентлар чатырда түгел, ә махсус кафеда көтеп тора, мал номерларын терминал аша алу мөмкинлеген булдыру уйлары бар аның. Анда инде 2 мең түгел, ә 5-7 мең корбан чалу шартларын тудыру, махсус бәйрәмнәр оештыру да күздә тотыла. Шуннан соң инде кешеләрнең исламга карата фикере дә уңай якка үзгәрер иде дигән нияттә тора ул. Гомумән алганда, Корбан бәйрәме мөселманнарны берләштерүдә бик зур роль уйный, дип саный әлеге комплекс хуҗасы.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА. Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

intertat.ru

Республика шәһәрләрендә корбан махсус урыннарда чалына

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана