25 сентябрьдә Чирмешән мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырыла. Мөхтәсибәт балаларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге бәйрәм чарасына чакыра.
Бәйрәм программасында балаларга махсус күңел ачу чаралары, уеннар уздыру каралган. Батутлар, машиналар, аниматорлар чыгышлары, сабын куыклары белән шоу һәм башкалар әзерләнгән. Мөхтәсибәт хәбәр итүенә караганда, боларның барысы да түләүсез.