Гаилә мәчете сабыйлар өчен Корбан бәйрәме уздыра

21 сентябрь 2015 ел 12:30

Исламдагы ике зур бәйрәмнең берсе - Корбан гаете якынлаша. Гаилә мәчете мәхәлләсе аны быел да зурлап уздырырга җыена. Алдан хәбәр иткәнчә, барлык мәчетләрдәге кебек үк бәйрәм намазы Гаилә мәчетендә дә кояш чыгып ярты сәгать узгач -  иртәнге 6 да укыла. Мәчетебезнең барлык заллары йөзләрчә дин кардәшебезне каршыларга әзер.

        Ә өйлә намазыннан соң мәчеттә балалар өчен бәйрәм чаралары башлана. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның котлау, нәсыйхәт сүзләреннән соң сабыйлар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла, сый-нигъмәт, тәм-томнар әзерләнә. Бәйрәм кунакларына шулай ук концерт программасы да тәкъдим ителәчәк.

        Кадерле дин кардәшләребез, Гаилә мәчете коллективы сезне бала-чагаларыгыз, туган-тумачаларыгыз, күрше-күләннәрегез белән бергә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында (2 нче йорт; Магистральная, Глушко тукталышлары) урнашкан мәчетебезгә Корбан бәйрәменә көтеп кала. Корбан чалдыру мәсьәләсе буенча да Гаилә мәчетенә (тел.: 223-06-62) мөрәҗәгать итә аласыз. Чалган корбаннарыгыз кабуллардан булсын, Корбан гаете мөбарәк булсын!    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана