Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә чакыра

17 сентябрь 2015 ел 12:49

Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады. Аның кысаларында мәктәп укучыларын киләчәктә РИИның “Журналистика” юнәлешенә укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыруга әзерләү күздә тотыла. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда төгәлләнәчәк. Укучыларны БДИга РИИ доцентлары әзерләячәк. Шулай ук мәктәп кысаларында журналистика нигезләре буенча да белем бирү планлаштырыла. Бу дәресләр чыгарылышларга журналист белгечлеге белән якыннанрак танышырга һәм иҗади имтиханга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укучыларны интернет-газета редакциясе булдыру, фотоюнәлеш буенча кызыклы мастер-класслар көтә.

Дәресләр атнасына 2 тапкыр кичке якта уздырылыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана