Саба мөхтәсибәте «Мәрхәмәтлелек - Ислам күзлеге аша» дигән исем астында фотоконкурс уздыра

17 сентябрь 2015 ел 13:53

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Саба районы мөхтәсибәте «Мәрхәмәтлелек - Ислам күзлеге аша» дигән исем астында фотоконкурс игълан итә. Конкурсның максаты хәзерге буын яшьләрендә игелеклелек, шәфкатьлелек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Анда районның гомумбелем бирү мәктәпләренең, башлангыч һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең 4-11 сыйныфында белем алучы һәр укучы катнаша ала. Фотоконкурсның үткәрелү вакыты: 10 сентябрьдән 25 ноябрьгә кадәр.

Иҗат эшләрен компьютерның махсус программалары ярдәмендә эшкәртергә яки ретушьларга рөхсәт ителә. Конкурска һәр катнашучыдан 3 тән артык фото кабул ителми.  

Конкурсның нигезнамәсе биредә:  http://nursaba.ru/load/konkursy/konkursy_dlja_detej/polozhenie_o_fotokonkurse_dobrota_skvoz_prizmu_islama/16-1-0-328 .

Конкурска килгән эшләргә сылтама: http://nursaba.ru/photo/konkurs/fotokonkurs/56

Фотоларны  түбәндәге адреска юлларга кирәк: 422060, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Гали Закиров урамы, 65 йорт .

Яки nursaba-konkurs@mail.ru электрон почтасына яисә htpp:// nursaba.ru сайтына (биредә конкурс шартлары белән тулырак танышырга мөмкин), алдан теркәлү узып җибәрергә кирәк. Хәбәрләшү өчен телефон:8(84362)2-35-68.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана