«Минем мәхәллә мәчете» дигән рәсем конкурсы үткәрелә

17 сентябрь 2015 ел 14:00

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан 10 сентябрьдән тагын бер конкурска старт бирелә. Ул 1-4 сыйныф укучылары арасында «Минем мәхәллә мәчете» дигән исем астында узучы рәсем конкурсы. Конкурс шартлары буенча җибәрәсе рәсемнәрдә тере җан ияләре сүрәтләнергә тиеш түгел, үз хыялыңда күзаллаган мәчет рәсемен ясап җибәрергә, агачлар, йортлар, чәчәк рәсемнәре төшерергә мөмкин. Иҗат эшендә төсле карандашлар, фломастерлар, буяу, акбур, пластилин кулланырга мөмкин, компьютер белән эшләнгән рәсемнәр кабул ителми.  

Конкурсның нигезнамәсе:  http://nursaba.ru/load/konkursy/konkursy_dlja_detej/polozhenie_konkursa_detskogo_risunka_mechet_moej_makhalli/16-1-0-327 

Конкурска килгән эшләргә сылтама.  http://nursaba.ru/photo/konkurs/avylym_m_chete/55

Рәсемнәрне түбәндәге адреска юлларга кирәк: 422060, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Гали Закиров урамы, 65 йорт . Яки nursaba-konkurs@mail.ru электрон почтасына яисә htpp:// nursaba.ru сайтына (биредә конкурс шартлары белән тулырак танышырга мөмкин), алдан теркәлү узып җибәрергә кирәк. Хәбәрләшү өчен телефон:8(84362)2-35-68.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана