Әлмәтнең үзәк район хастаханәсендә, районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов инициативасы белән, намаз уку бүлмәсе һәм китапханә ачылды.
Намаз бүлмәсе стационарның 3 нче катында урнашкан. Мөселман китапханәсе татар һәм рус телләрендәге китаплар, брошюралардан тора. Әлмәт мөхтәсибәте гарәп телендәге Корьән дә бүләк иткән.