Мәчет ачу тантанасы Коръән укып дога кылудан башланды. Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җыелган халыкка, кунакларга мәчетнең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. Мәхәлләнең үсүен, ныгуын теләп, мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Соңыннан җәмәгать белән намаз укылды. Мәчет ачу бәйрәменә җаелган халык пылау белән сыйланды.