Аксубай мөхтәсибәтендә гошер җыялар

18 сентябрь 2015 ел 10:23

Аксубай мөхтәсибәте һәм мәхәлләләрендә гошер сәдакасы җыю башланды. Бу эш мохтаҗларга ярдәм итү нияте белән башкарыла.

Һәрбер нәрсәне пакьлаучы әйберләр бар. Тәнебезнең зәкяте - ураза тоту. Бакчаларыбызда үсә торган яшелчәләрнең һәм җимешләрнең дә зәкяте бар - ул гошер дип атала. Гошер уннан бер дигәнне аңлата, ягъни үсеп чыккан бодай, арпа, дөге, бәрәңге, кәбестә кебек ризыкларның уннан берен мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш чыгару дигән сүз. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Мин биргән нигьмәтләремә шөкер кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигьмәтләремә шөкер кылмасагыз, газабым каты булыр", диде. Үзебезгә тиешледән мескеннәргә дә өлеш чыгарсак, калган малларыбызга Аллаһы Тәгалә бәрәкәт иңдерер.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана