Балтач үзәк мәчете һәр елдагыча корбан чалуны оештыра. Корбан чалдырырга теләүчеләрдән гаризаларны мәчеттә җыялар. Корбан чалу 24 сентябрь көнне "Водстрой" җәмгыятенең махсус сугым урынында оештырыла. Белешмәләр өчен телефон- 2-49-18.
Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул Раббыбызның бер әмере.“Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал”, - дип боера (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 нче аять).