17 сентябрь көнне Югары Ослан районы мөхтәсибәте имамнар җыелышын үткәрде. Җыелышта район имамнары, район хакимияте вәкилләре катнашты. Җыелыш имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә үтте. Имамнар Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе, вакыты, корбан чалу шартлары хакында сөйләштеләр, диния нәзәрәте карарлары белән таныштылар.
Шулай ук бу көнне имамнар Моркваш авылында яңа төзелә торган мәчеттә өйлә намазын укыдылар.