"ТР МДН Хаҗ” программасы хезмәткәрләре Мәккәдә хаҗилар яши торган кунакханәләрдә укулар оештырдылар. Укулар дин кардәшләребезнең ислам гыйлемнәрен ныгыту һәм хаҗ гыйбадәтләрен дөрес, төгәл итеп башкаруда ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Дини гыйлемле төркем җитәкчеләре хаҗ гыйбадәтләрен аңлаталар, Коръән тәфсире, тәҗвид, сира, фикһ дәресләрен укыталар.