18 сентябрьдә “Тынычлык” мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шура әгъзалары катнашты.
Дин белгечләре бу юлы дини йолаларны уздыру турындагы нигезләмәнең яңа редакциясен әзерләү турында фикерләште. Шулай ук имамнарның никах уку, талак әйтүгә кагылышлы ислам хокукларын тормышка ашыруы хакындагы нигезләмәнең яңа редакциясе турында сөйләштеләр.
Дин белгечләре фикеренчә, никах һәм талак турындагы нигезләмә бүгенге көндә бик тә әһәмиятле, мөһим һәм кирәкле. Гаилә тормышына кагылышлы хокукларны, бурычларны, тәртипләрне аңлату, җиткерү яшь парлар арасында аңлашылмаучанлыкларны, аерылышуларны киметергә ярдәм итә. Шуңа күрә дә нигезләмәдә имамның никахка кадәр берничә атна алдан гаилә корырга теләүчеләр белән сөйләшергә, әңгәмә корырга тиешлеге хакында сүз бара.
Шулай ук бүген дин белгечләре "Зәкят" хәйрия фонды эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.