Бүген Татарстан мөфтиятенә республикабызның төрле дин вәкилләре килде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда Рим-католик чиркәве җитәкчесе Диогенес Уркиза, Татарстан баш раввины Ицхак Горелик, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Дин әһелләре Татарстандагы дини вәзгыять, динара мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.