Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Һәркемгә ярдәм кулы сузарга кирәк”

20 сентябрь 2015 ел 13:17

        Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Элита Татарстана" журналында дөнья күргән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Корбан бәйрәме хәйриячелеккә этәргеч бирә, эчкерсезлек, шәфкатьлелек тәрбияли. Юмарт була белгән һәм якыннарының проблемалары турында онытмаган кеше кенә саваплы була, дип исәпли мөселманнар.  ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән без әнә шул һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

        - Камил хәзрәт, интервьюларның берсендә сез: “Кайдадыр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, мин бу районга үзем барам, кешеләр белән аралашам. Конфликтны ерактан чишеп булмый, килеп чыккан хәлне төшенеп, кешеләрне тыңлагач кына компромисска килергә була”,- дигән идегез. Компромиссны һәрвакыт табып буламы?

        - Әлбәттә. Бөтен низаг һәм бәхәсләр мәгълүмат һәм белем җитмәүдән килеп чыга. Нәкъ менә шуңа күрә диния нәзарәтенең төп эшчәнлегенең берсе -  мәгариф. Мәсәлән, без имамнар өчен квартал саен “Шура” журналын чыгарабыз. Йөз ел элек аны танылган галим, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучы, патша хакимиятеннән соң безнең җирлектә билгеләнгән беренче мөфти Галимҗан Баруди чыгара. Ә бүген һәр санда революциягә кадәр чыккан журналда басылган мәкаләләр, фәтвалар, хәнәфи мәзһәбе нигезләре буенча аңлатмалар, вәгазьләр чыга. Руханилар анда четерекле сорауларга, үсеп килүче буынга тәрбия һәм  белем бирүгә караган сорауларга  җаваплар, дини йолаларны үтәү тәртибе һәм башка кыйммәтле мәгълүматны таба ала.  Без җомга вәгазьләре җыентыгын тупладык, бу Татарстан мәчетләрендәге җомга вәгазьләренең бер рәвешле үткәрелүенә китерде. Республикадагы мең ярымга якын мәчетнең һәрберсе өчен мин тыныч.

         - Сезнеңчә, республикабыз ИГИЛ кебек радикаль һәм экстремистик агымнардан ышанычлы якланамы?

        - Казан һәрвакыт татар халкының рухи үзәге булып торган. Илебездә ислам динен беренче булып, хәтта кайбер гарәп илләреннән дә алданрак татарлар кабул иткән. Горурланырлык сәбәпләр дә бар, бай тарихыбыз безне берләштерергә тиеш, шуңа нигезләнеп эш итәргә тиешбез. Без террорчылар һәм золым кылырга өндәүчеләр белән беркайчан да уртак тел тапмаячакбыз. Безнең алар белән диалог гомумән була алмый. Шуңа күрә берничә ел элек  Татарстан урманнарында  өч мең ваһһабчы яшеренеп ятуы турында таратылган гайбәтләрне берничек тә аңлап булмады. Бүгенге көндә тискәре, бернәрсәгә дә нигезләнмәгән мәгьлүматны тарату бик җиңел. Моның өчен күп көч түгәргә кирәкми, бары тик социаль челтәрләргә керү дә җитә. Ә менә ИГИЛ тарафдарларына һәм аларга якын агымнарга чикләр кую җиңел түгел. Бу күренешкә каршы Диния нәзарәтенә генә түгел, барыбызга да көрәшергә кирәк. Мин күптән түгел Әбү-Дабида узган төрле илләрдән килгән дин белгечләре катнашындагы конференциядән кайттым. Анда шундый сорау каралды: ни сәбәпле яшьләр радикаль төркемнәргә керә, алар нинди дәлилләргә каршы тора алмый? Моны аңлар өчен, бу оешмалар җитәкчеләренең хезмәтләрен өйрәнергә кирәк. Сорау ИГИЛ турында гына түгел, ә гомумән, ислам диненең традицион кысаларыннан чыккан теләсә нинди агым турында. Нәтиҗәләр белән түгел, ә сәбәпләр белән көрәшергә кирәк. ИГИЛ кебек агымнар артында нинди генә көч торса да, алар кылган гамәлләр бөтен мөселманнарга җитди зыян китерә.

        - Республикабызда ислам диненең киләчәген ничек күрәсез? Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында беренче булып нинди бурычлар тора?

        - Татарстанның бөтен өлкәдә дә әйдәп баруы сер түгел. Дини мәсьәләләрдә дә без артта калучылардан була алмыйбыз, бигрәк тә илебездә булган мәчетләрнең 26% республикабызда урнашкан булгач. Күрше регионнар да безгә кушылырга теләгәннәр иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ислам имиджын ясауга зур игътибар биреп, төрле өлкәләрдә актив эшли. Бездә Казыйлар шурасы, Голәмалар шурасы бар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев – бай һәм зирәк тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Укыту-методик берләшмәсе Татарстанның ун мәдрәсәсе өчен дә бердәм укыту программасы өстендә эшли. Без, укыту программасы Ш.Мәрҗани, М.Бигиев, Г.Баруди, Р.Фәхретдин кебек татар галимнәре хезмәтләренә нигезләнергә тиеш, дип исәплибез. Болар - югары дәрәҗәдәге көнчыгышны өйрәнү белгечләре. Бүгенге көндә  дөньякүләм дәрәҗәдәге, танылган ислам галимнәрен тәрбияләү ихтыяҗы бар. Моның өчен төп нигез – Россия ислам институты...

        Актив эшчәнлек алып барылган тагын бер юнәлеш – иҗтимагый-социаль хезмәт. Ярдәм мәчетендә сукырлар белән зур эш алып барыла, мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов – командабызда социаль проектларның җитәкчесе. Бүген безгә хәмергә бәйле булган, төрмәләрдән чыккан кешеләрне тернәкләндерү үзәкләре җитми. Көчебездән килгән кадәр аларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Әлбәттә, без мәчетләргә ярдәм күрсәтү турында да уйлыйбыз. Кайвакыт рухи тәрбия бирү белән шөгыльләнү урынына имам мәчетне тоту өчен акча эзләү белән мәшгуль. Кемдер сәдака акчасына гына яши, кемдер параллель эш белән шөгыльләнә: китаплар бастыра, кибет тота. Без район башлыкларына имамнарга булышлык күрсәтүнең мөһимлеген аңлатырга тырышабыз, чөнки авылдагы сәясәтне имам билгели, абруйга ия булса – бигрәк тә.

        - Билгеле булганча, сез Интернетта бик актив, блог алып барасыз, социаль челтәрләрдә сорауларга җавап бирәсез, теге яки бу күренешләрне аңлатасыз. Диния нәзарәте заман белән бергә атлый...

        - Фән һәм техника үсеше, бүгенге заман технологияләрен кире кагу дөрес булмас иде. Мөселманнар фән казанышларын ислам динен тарату өчен кулланырга тиеш. Ислам җәмгыять өчен бер файдалы яңалыкны да кире какмый. Шуңа күрә без эшебездә бүгенге заман казанышларын файдаланырга тырышабыз. Безнең үз сайтыбыз, радиобыз бар. Хәзер чираттагы проект – үз телефоныбызны булдыру өстендә эшлибез.

        - Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты 2005 елның ахырында булдырылды. Бүгенге көндә ничә эшмәкәр һәм ничә сату оешмасына комитет тарафыннан таныклык бирелде?

        - Һичшиксез, сүз экологик яктан чиста, иң мөһиме - мөселманнарга рөхсәт ителгән, продукция турында бара. Безнең максат – мөселманнар өчен файдалы ризык әзерләүгә шартлар тудыру, алар моңа мохтаҗ булуларын аңлыйлармы –  монысы башка мәсьәлә. Без бирә торган сыйфат билгесе – алдыгызда хәләл ризык торуга дәлил. Бу билге артында зур оешма, тулы бер система тора. Мөселман кешесенең ризыкның ни рәвешле һәм нинди шартларда эшкәртелгәнен, тыелган ризык белән кушылмаганмы, кафе турында сүз барганда, анда хәмер сатыламы–юкмы икәнлеген белергә хакы бар. Кайбер намуссыз эшмәкәрләр дә, хәләл ризыкны сатуның керемле булуын күргәч, бу марканы үз максатларында кулланырга булдылар. Моның белән ничек көрәшергә? Күп нәрсә мөселманнарның үзләреннән тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Тыелган һәм рөхсәт ителгән – билгеле, алар арасында – шикле. Шиклене калдырыгыз. Әгәр дә калдырмасагыз, ул тыелганга китерә”. Сатып алучының принципиаль позициясе фальсификациянең юкка чыгуына китерергә тиеш. Без “хәләл” таныклыгы биргән һәр оешманы катгый рәвештә тикшереп торабыз – малны чалудан алып әзер ризыкны сатуга кадәр күзәтәбез. Ышанычны югалткан эшмәкәрнең таныклыгын кире алу очраклары да була. Бүгенге көндә РТ Диния нәзарәтенең “хәләл” таныклыгы 85 җитештерүчегә һәм кафега бирелде.

        - Камил хәзрәт, Сез дини кагыйдәләрне бала чактан ук өйрәндегезме?

        - Мин 11 яшьтән мәчеткә йөри, 14 яшьтән намаз укый башладым. Беркем дә мәҗбүр итмәде, бу - үз ихтыяҗым иде. Кесәдә йөргән акчага “Иман” нәшрияты китапларын сатып ала идем, аларның бәясе очсыз, эчтәлекләре минем өчен бик кыйммәтле иде. 9 классны тәмамлагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә кердем, бер үк вакытта Казан мәктәпләренең берсендә укыдым. Соңрак Дагыстан башкаласы Махачкаладагы Төньяк-Кавказ ислам университетына укырга кердем. Аны тәмамалагач, белем алуны Стамбулда дәвам иттем һәм шәригать гыйлемен укытырга иснад белән рөхсәт (иҗәзә) алдым (иснад - Әбү Хәнәфи аша Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенә кадәр барып җитә торган чылбыр). Бу бик мөһим документ, чөнки миңа аны танылган дин белгече бирде. Ул аны, үз чиратында, үзенең укытучысыннан алган, анысы – үзенекеннән, шулай итеп, чылбыр Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кадәр барып җитә. Белемнең буыннан-буынга тапшырылуы – динебезнең аерылгысыз өлеше. Шундый чылбыр булган очракта гына рухи җитәкчегә ышанырга була.

        - Тиздән бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу бәйрәмнең рухи мәгънәсе нәрсәдә?

        - Бәйрәм иң игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган, кешеләрне якынайтуга, җәмгыятьтә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм үзара хөрмәт идеалларын билгеләүгә хезмәт итә. Кирәкмәгән нәрсә белән хушлашырга бик җиңел. Ә сез үзегезгә якын һәм кыйммәтле булган әйберегезне биреп карагыз. Кешенең рухи үсеше өчен ике канат булуы кирәк. Матди мәсьәләләрдә үзебездән түбән булучыларга карарга, ә рухи сорауларда – югары булучыларга. Корбан бәйрәменең мәгънәсе - Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәләм) кебек Аллаһы Тәгаләгә корбан китерү, шул иттән ризык пешереп, туганнарны, якыннарны, күршеләрне һәм теләгән кешеләрне сыйлау. Әгәр дә байлар бүлешә башласалар, бай һәм фәкыйрьләр арасындагы күралмаучанлык бетәчәк. Корбан бәйрәме Ибраһим (галәйһиссәләм) пәйгамбәрнең улы Исмәгыйльнең корбан булудан котылуы турында искә төшерә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә һәр көнебез өчен, безгә күрү, ишетү, тою, йөрү сәләтен биргәне өчен рәхмәтле була белергә кирәк. Чын күңелдән мөселманнарны уртаклашырга өйрәтүче шушы бөек бәйрәм белән котлыйм. Ул безгә тынычлык һәм игелек алып килсен. Аллаһы Тәгалә барлык сәдака бирүчеләрнең, туганнарының хәлләрен белүче, ата-бабаларын искә төшерүче, фәкыйрь һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузучыларның догаларын кабул кылсын иде. Корбан бәйрәменә Аллаһы Тәгалә нәкъ менә шушы мәгънәне салган. Туганнарыгызны, якыннарыгызны котларга онытмагыз, аларга күңел җылыгызны бүләк итегез.

        - Рәхмәт Сезгә, Камил хәзрәт!

                                Альбина ХАҖИЕВА

                             (“Элита Татарстана” журналыннан кыскартып алынды)

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана